«Бөек Болгар» фестивален үткәрүгә 6,5 млн сумнан артык акча тотылачак
(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ», Эльвира Зәйнулина). «Бөек Болгар» урта гасыр хәрби фестивален оештыруга 6,5 млн сумнан артык акча тотылачак. Бу хакта ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин хәбәр итте.
«Гомумән алганда, бюджет ике өлештән тора — оештыручы һәм республика акчаларыннан. Узган ел тендер 8,5 [млн] миллион иде, ә быел 6,5 — бюджет өлеше», — диде Натфуллин.
Фестивальнең популярлыгы елдан-ел арта бара.
«2014 елда фестивальдә Россиянең 12 төбәгеннән 14 меңгә якын тамашачы катнашты, ә хәзер ул илнең утыздан артык төбәгеннән 40 меңгә якын тамашачы җыя», — дип өстәде Туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Екатерина Барабанова.
Исегезгә төшерәбез, пандемия аркасында «Бөек Болгар» урта гасыр хәрби фестивале 26-27 сентябрьдә узачак. Элегрәк ул җәй көнне, август башында гына үтә иде.