Белгечләр өлкән яшьтәге түбәнкамалыларны электрон сервислардан файдаланырга өйрәтәчәк
(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ»). 28 сентябрьдән 3 октябрьгә кадәр Казан федераль университеты филиаллары белгечләре өлкән яшьтәге кешеләргә электрон сервисларны үзләштерүдә ярдәм итү өчен консультацияләр оештыра. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Белгечләр Дәүләт хезмәтләре һәм Пенсия фонды порталларында шәхси кабинетны ничек булдырырга кирәклеген өйрәтәчәк. Шулай ук чит ил паспортын, машина йөртү таныклыгын дистанцион рәсмиләштерү, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү, табибка онлайн язылу, хезмәт стажы һәм хезмәт хакы турында белешмә алу һ.б. турында сөйләячәкләр. Түбән Камада Казан федераль университеты филиаллары Мәктәп бульвары, 2а һәм Җиңүнең 30 еллыгы ур., 11 йорт адресы буенча урнашкан.