Казанда автозапчастьлар склады янган
(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Кичә кич Казанда автозапчастьлар склады янган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Кичә 21.11 сәгатьтә ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына 1нче Вольская урамында склад януы турында хәбәр килде. Янгын сүндерүчеләр металл ангарның эчтән януын ачыклаган, янгынның күрше Бакчачылык коммерцияле булмаган ширкәтенә һәм складларга күчү куркынычы да булган. Янгынны 23.00 сәгатьтән соң гына сүндерә алганнар. Янгын 510 квадрат метр мәйдангы зыян китергән. Янгын чыгу сәбәпләрен ачыклыйлар, урында тикшерүчеләр эшли.