Казаннан Нижневартовскига һәм Волгоградка авиарейс ачыла
(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ»). Нижневартовск — Казан — Волгоград маршруты буенча 22 сентябрьдән даими авиарейслар ачыла. Бу хакта Татарстан авиакомпаниясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очышлар атна саен башкарылачак. Сишәмбе көнне Нижневартовскидан самолет 21.30 сәгатьтә кузгалып, Казанда 22.20 сәгатьтә утырачак. Татарстан башкаласыннан лайнер 23.10 сәгатьтә очачак һәм Волгоградка 1.40 сәгатьтә киләчәк.
Чәршәмбе көнне рейс Волгоградтан 14.50 сәгатьтә була. Казан аэропортында самолет 15.20 сәгатьтә килеп җитә. Татарстан башкаласыннан самолет 16.30 сәгатьтә очып китәчәк һәм Нижневартовскида 21.10 сәгатьтә төшәчәк.
«Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән», — дип билгеләп үтелә хәбәрдә.