Бөгелмә спортчылары бокс буенча төбәкара турнирда икенче урынны алды
(Бөгелмә, 22 сентябрь, «Татар-информ», «Бөгелмә авазы» , Света Андреева). 17-19 сентябрь көннәрендә Яңа Чишмә шәһәрендә бокс буенча төбәкара турнир узды. Анда Бөгелмә спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр көмеш медаль алды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Турнирда бөтен Татарстан Республикасы спортчылары катнашты. Бөгелмәнең «Яшьлек» спорт мәктәбе спортчылары икенче урынга лаек булды. Вадим Гордеев, Данил Телешов, Тимур Әхмәтов 2 урын алды.