Кытайда Россиядән кайткан диңгез ризыкларында Covid-19 эзләре табылган
(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ»). Кытайның Цзилинь провинциясендә Россиядән кайткан туңдырылган диңгез продуктлары төргәкләрендә коронавирус эзләре табылган. Бу хакта Кытайның төньяк-көнчыгышында Цзилинь провинциясендә авыруларны контрольдә тоту һәм профилактикалау үзәге хәбәр итте, дип хәбәр итә РИА Новости. Вирус эзләре провинция башкаласы Чанчунь шәһәрендә стандарт тикшерү вакытында ачыкланган. «Шимбә көнне авыруларны контрольдә тоту һәм профилактикалау буенча җирле үзәк беренчел нәтиҗәне раслады», — диелә басмада. Төргәкләр белән элемтәгә керүчеләрнең барысы да ачыкланды һәм медицина күзәтүе астына урнаштырылды. Covid-19га үткәрелгән тестлар тискәре нәтиҗә бирде. Моннан тыш, әлеге партия диңгез продуктларының 10 килограммы шул ук провинциянең Фуюй шәһәрендә дә булган. Продуктларга тиючеләргә җирле Сәламәтлек саклау органнарына мөрәҗәгать итәргә, ә аннары коронавриуска тест узарга киңәш иттеләр.