Мөслим районы поликлиникасына яңа мөдир билгеләделәр
(Мөслим, 20 сентябрь, «Татар-информ», «Мөслим-информ »). Мөслим районы поликлиникасына яңа мөдир итеп Рәйхана Рәшит кызы Әхкәмова билгеләнде. Ул моңа кадәр Сарман районы үзәк хастаханәсендә акушер-гинеколог, баш табиб урынбасары булып эшләгән. Шушы көннәрдә җирлеккә тагын бер белгеч — табибның кайтуы да көтелә. Бүгенге көндә районнан тугыз егет һәм кызы район юлламасы белән медицина югары уку йортларының бюджет бүлекләрендә белем ала.