Украина, Үзбәкстан, Грузия, Кыргызстан һәм Казахстанда коронавирус таралуы дәвам итә
(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Украина, Үзбәкстан, Грузия, Кыргызстан һәм Казахстанда яңа коронавирус авыруы таралуы дәвам итә. Бу хакта « Анадолу » агентлыгы хәбәр итә.
Украина сәламәтлек саклау министры Максим Степанов сүзләренә караганда, тәүлек эчендә коронавирус йоктыруның 2 966 очрагы теркәлгән, анда барысы 175 678 очрак расланган.
Үзбәкстанда бер тәүлектә яңа типтагы коронавирус инфекциясен 363 кеше йоктырган, йоктыручылар саны 51 235кә җиткән.
Грузия Хөкүмәтендә хәбәр итүләренчә, тәүлек эчендә Covid-19 авыруын 196 кеше йоктырган. Зарарлану очракларының гомуми саны 3 543кә җиткән. Илдә 1494 кеше бу чирдән дәваланган.
Кыргызстан Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, соңгы 24 сәгать эчендә коронавирус йоктыруның 81 яңа очрагы расланган, йоктыручылар саны 45 416га җиткән, 41 578 кеше дәваланган.
Узган тәүлектә Казахстанда яңа типтагы коронавирус авыруын йоктыруның 63 яңа очрагы ачыкланган. Казахстан Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, авыручыларның гомуми саны 107 262гә җиткән, барлыгы 101 877 кеше дәваланган.