Казанда коткаручылар кафе түбәсеннән төшә алмаган егеткә ярдәм иткән
(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Коткаручылар Казан үзәгендә урнашкан кафеның түбәсеннән төшә алмаган егеткә ярдәм иткән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Кичә 15.25 сәгатьтә 112 бердәм номерына яшь егетнең Бауман урамында кафеның түбәсенә күтәрелүе турында хәбәр килә. Ул мөстәкыйль рәвештә җиргә төшә алмый. Урынга икенче номерлы зона эзләү-коткару отряды килгән. Баскыч ярдәмендә 19 яшьлек егеткә җиргә төшәргә булышканнар.