Иртән Казанда юл читендә туктап торган такси машинасында янгын чыккан
(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Иртән Казанда юл читендә туктап торган таксида янгын чыга. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Бүген 8.49 сәгатьтә 112 бердәм номерына Короленко урамындагы 73нче йорт янында «Лада» машинасының януы турында хәбәр килә.
Иртәнге сәгать тугызда янгынны сүндерәләр. Янгын ике квадрат метр мәйданда була, сәбәпләре әлегә билгеле түгел.