Дүрт илгә Россиягә авиатранспорт белән керү өчен рөхсәт бирелде
(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Федерациясе Премьер-министр Михаил Мишустин Белоруссия, Казахстан, Кыргызстан, Көньяк Корея гражданнары һәм бу илләрдә яшәүгә рөхсәт алган затларга Россиягә һава пунктлары аша керүне тыюны гамәлдән чыгарды. Бу хакта « Российская газета » хәбәр итә.
Хөкүмәт карары киләсе атнада бу дәүләтләр белән авиаэлемтә яңартылуга бәйле рәвештә имзаланган. 21 сентябрьдән Казахстан, Кыргызстан һәм Беларусь, 27 сентябрьдән Көньяк Корея белән авиаэлемтә яңартыла.
Башкалаларга — Минск, Нур-Солтан, Бишкәк һәм Сеулга рейслар атнага бер тапкыр башкарылачак.