123ru.net
World News in Tatar

Белгеч көзге кәеф төшенкелегенә каршы тору ысуллары турында сөйләде

013

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Көзге кәеф төшенкелеге — ике сезон арасында була торган табигый хәл, әмма режимны үтәгәндә һәм актив булганда аңа каршы торып була. Бу хакта ТАСС агентлыгына Психолог Елена Пояркова сөйләгән.

Елена Пояркова салкыннар башлану белән көннәр кыскаруны, ә төннәр озынаюын, шул сәбәпле организмга кояш нурлары һәм Д витамины җитми башлавын искәртте. «Ул апатия, йокы килү, кәеф начараюны китереп чыгарырга мөмкин. Шул рәвешле психика тышкы шартларның үзгәрүенә җайлаша», — ди психолог.

«Көзен һәм кышын кеше караңгыда уяна. Кышкы вакытка кеше моңа җайлашырга өлгерә, көз — әле күптән түгел генә, ничәдә уянсаң да, якты булган чор. Ә хәзер караңгы һәм үзеңне торырга мәҗбүр итәргә кирәк. Бу күпмедер дәрәҗәдә табигатькә каршы күренеш, чөнки кояш та тормаган әле», — дип сөйли белгеч.

Психолог фикеренчә, кәеф төшенкелегенә бирелмәс өчен элеккеге яшәү рәвешен саклап калу, көн режимын үтәү һәм һава торышы шартларына карамастан, дуслар белән очрашудан баш тартмау, һәм спорт турында онытмау мөһим. «Уяну авыр булса, зарядка ясарга кирәк. Зарядка ясаган кеше үзен дәртлерәк хис итә. Физик дәрт эмоциональ халәткә дә тәэсир итә, канга эндорфиннар кушыла», — ди ул.

Комментарии для сайта Cackle

Слухи, сплетни...









Новости Москвы на Moscow.media



Все города России от А до Я

123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.