Әлмәт политехника техникумы Россия буенча иң яхшылар рәтенә кергән
(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ»). Россиянең иң яхшы көллиятләре рейтингы өченче тапкыр билгеләнә. Россиянең иң яхшы 100 урта уку йорты рейтингына Әлмәт политехника техникумы да кергән. Бу турыда Әлмәт шәһәре һәм муниципаль районы матбугат хезмәте хәбәр итә. Аннан тыш, рейтингка Татарстаннан биш көллият, ике техникум һәм бер лицей-интернат кергән.