Әгерҗедә игелекле эшләре белән танылган эшмәкәр вафат
(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», « Әгерҗе хәбәрләре »). Әгерҗенең бик күп игелекле эшләргә үз өлешен керткән эшмәкәре, «СтройГрад» ширкәте җитәкчесе Илнур Әмир улы Мифтахиев вафат. Бу турыда район басмасы хәбәр итте. Аңа гыйнвар аенда 51 яшь тулган иде. «Мәрхүмнең якыннарының тирән кайгысын чын күңелдән уртаклашабыз», диелә хәбәрдә.