Рөстәм Миңнеханов Салих Япиев истәлегенә сквер һәм бюст ачу тантанасында катнашты
(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Салих Япиев истәлегенә сквер һәм бюст ачу тантансында катнашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. «Бөек Ватан сугышы ветераны, ТАССР Эчке эшләр министры, эчке хезмәт генерал-лейтенанты Салих Җәләлетдин улы Япиевның бронза бюсты Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы бинасының (Казан, Дзержинский ур., 19) эчке ишегалдында урнаштырылган», — диелә хәбәрдә. Ачылу тантанасында шулай ук Татарстан Республикасы Эчке эшләр министры Артем Хохорин, Салих Япиевның балалары — кызы Земфира Зарипова (Япиева) һәм улы Равил Япиев, Россия Эчке гаскәрләр органнары ветераннары советы рәисе Иван Шилов катнашты. «Бүген безнең өчен үзенчәлекле көн, без татар халкының бөек улы Салих Япиевка бюст ачабыз, ул хокук саклау системасы өчен күп нәрсә эшләде. Ул бөтенсоюз масштабындагы күренекле кеше иде», - диде Рөстәм Миңнеханов. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Артем Хохоринга традицияләрне саклавы һәм Эчке эшләр министрлыгы системасы ветераннары тәҗрибәсенә һәм аларны искә алуга хөрмәт белән каравы өчен рәхмәт белдерде.