Түбән Кама кызы «WorldSkills Russia» чемпионатында алтын медаль яулады
(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Түбән Каманың 35 нче лицей укучысы Азалия Вилданова «WorldSkills Russia» эшче һөнәрләр чемпионатында алтын медаль яулады. Бәйге дистанцион рәвештә үтте. Бу турыда Түбән Кама районының рәсми сайтында хәбәр ителә.
Бу бүләккә Азалия Вилданова «Медицина һәм социаль карау» юнәлешендә лаек булды. Конкурс таләбе буенча, ул пациентны караган, аның сәламәтлек торышына бәя биргән, табиб күрсәтмәләрен башкарган, пациентны хәрәкәтләнергә өйрәткән.
Азалияне чемпионатка медицина көллияте укытучысы Светлана Сычева әзерләгән. Бөтенроссия финалына әзерләнергә вакыт аз булса да, нәтиҗә югары. Түбән Кама көллиятендә симуляция кабинетының яхшы җиһазланган булуы, моннан тыш, 35 нче лицей коллективы, психолог һәм әти-әнисе ярдәме Азалия Вилдановага бәйгедә җиңүгә зур этәргеч биргән, диелә бу хәбәрдә.