Казанда «ГАЗель» җәяүлеләр кичүеннән чыгучы ир-атны бәрдергән
(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда «ГАЗель» җәяүлеләр кичүеннән чыгучы ир-атны бәрдергән. Бу хакта «Татар-информ»га шәһәр автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
Авария бүген 11.18 сәгатьтә Магистраль урамы буенча 24нче йорт каршында булган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, «ГАЗель» йөк машинасы җәяүлеләр кичүеннән чыга торган ир-атны бәрдергән.
«Зыян күрүчегә 30 яшь. Җәрәхәтләнгән ир-атны хастаханәгә китергәннәр. Авария шартлары билгеләнә», - диделәр ЮХИДИдә.