Россия туристары өчен Европа чикләре ачылуның төгәл вакыты билгеле түгел
(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Европаның популяр туристлык юнәлешләре буенча Россия авиаочышларын яңартуның төгәл көне турында сөйләшергә иртәрәк. Бу турыда Россия Тышкы эшләр министрлыгы хәбәренә сылтама белән ТАСС хәбәр итә «Россиялеләр өчен Европаның популяр юнәлешләренә чикләрне ачуның төгәл көне турында сөйләргә иртәрәк», диелгән ведомство хәбәрендә. Дөнья күләмендә коронавирус таралу куркынычы бетмәгән, шуңа күрә соңгы вакыттагы уңай тенденцияне саклау өчен сак һәм игътибарлы булырга кирәк. «Даими пассажир авиаочышларын яңарту турындагы карар илдә, гомумән, бөтен дөньядагы эпидемиологик вазгыятьне исәпкә алып, җентекләп уйланырга тиеш», — диделәр министрлыкта. 27 мартта Россия даими һәм чартер халыкара авиаочышларны япты, бары тик пассажирларны өйләренә алып кайту өчен махсус рейслар гына башкарыла.1 августта Россия Бөек Британия, Төркия һәм Танзаниягә, 15 августтан Швейцариягә халыкара авиаочышларны ачты.