Казанда Мәскәүнең Мәрҗани фонды коллекциясеннән күргәзмә ачылды
(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). Казан Кремленең «Манеж» күргәзмәләр залында Мәскәүнең Мәрҗани фонды коллекциясеннән «Мәхәббәт һәм илһам чишмәсе» дип исемләнгән картиналар күргәзмәсе ачылды. Күргәзмә Казан өчен махсус әзерләнгән һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Күргәзмәне ачу тантанасында Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкил урынбасары Эмиль Фәйзуллин катнашты.
Экспозиция XX гасыр татар рәссамнарының иҗади мирасы һәм әсәрләре төрле жанрларда: пейзаж, натюрморт, портрет, жанрлы композицияләрдә иҗат ителгән заманча авторларның эшләре белән таныштыра. Осталарның иҗаты төрле - реализм, авангард, абстракционизм стильләрендә күрсәтелгән.
Күргәзмәдә Россия һәм Урта Азиядән килгән 16 татар рәссамының эшләре тәкъдим ителгән. Бу - Үзбәкстан, Казахстан, Башкортстан, Балтыйк илләре, Пермь, Мәскәү, Санкт-Петербург.
Күргәзмәдә Бакый Урманче, Чыңгыз Әхмәров, Марат Садыйков, Равил Хәлилов, скульпторлар Әмир Тимергалиев, Таһир Сөбханкулов, Марат Вафин, Әлфиз Сабиров, Адия Ситдыйкова, Әнвәр Кашаев, Ринат Миңнебаев, «Чыңгызхан» төркемендә катнашучылар - Васил Ханнанов, Ринат Харисов, Мидәт Мөхәммәтов, Расих Әхмәтвәлиев һәм башкаларның эшләре аерым урын алып тора.
Күргәзмәдә Ш. Мәрҗани исемендәге сәнгатьнең уникаль әсәрләрен һәм фәнни һәм мәдәни программаларны үстерү һәм ярдәм итү фонды коллекцияләреннән алтмыш рәсем һәм графика, шулай ук скульптура эшләре тәкъдим итә. Кайбер картиналар беренче тапкыр куелган.
«Мәхәббәт һәм илһам чишмәсе» экспозициясе ноябрь ахырына кадәр Казан Кремленең «Манеж» күргәзмәләр залында тәкъдим ителә.