Равил Гайнетдин Рөстәм Миңнехановны сайлауларда җиңүе белән котлады
(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Мөселманнарының Диния нәзарәте һәм Россия Мөфтиләр шурасы рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Президенты сайлауларында җиңүе белән котлады. Бу хакта Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә. «Россия Федерациясе Мөселманнарының Диния нәзарәте, Россия Мөфтиләр шурасы һәм шәхсән үз исемемнән Сезне Татарстан Республикасы Президентын сайлауда ышанычлы җиңүегез белән котлыйм һәм бу мөһим вазифада хезмәт итүне уңышлы дәвам итүегезне телим», диелгән котлауда. «Соңгы елларда Татарстан күп кенә үрнәк күрсәткечләргә иреште, әмма алда тагын да зуррак эшләр көтә. Сезнең ныклы җитәкчелегегездә икътисади, социаль, фәнни, мәдәни, рухи өлкәләр үссен һәм төбәк үсеше локомотивы тизлеге кимемәсен, Татарстанга аеруча өмет баглаганнарның өметләре аклансын, дип Аллаһы Тәгаләдән сорыйм», диелгән котлау хәбәрендә.