Шартлаткыч җайланма турындагы хәбәр аркасында Петербург самолеты Казанга төшеп утырды
(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда шартлаткыч җайланма турындагы хәбәр аркасында Санкт-Петербургтан очкан самолет төшеп утырды. Бу хакта «Татар-информ»га «Казан» халыкара аэропорты матбугат секретаре Гадел Гатауллин сөйләде.
«Санкт-Петербург — Казан рейсы белән очкан бортта шартлаткыч җайланма булу куркынычы турында мәгълүмат алынды», — дип ачыклык кертте Гадел Гатауллин.
Билгеле булганча, һава судносы Казанда 17.54 сәгатьтә уңышлы төште. Самолетны караганнан соң бортта шартлаткыч җайланма турындагы мәгълүмат расланмады.
Хәзер лайнерны киредән Санкт-Петербургка очыш өчен әзерлиләр.