Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе Рөстәм Миңнехановның көзге сайлауда җиңүен раслады
(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе ТР Президентын сайлау нәтиҗәләрен раслау турында карар кабул итте. Анда Рөстәм Миңнеханов җиңде. Карар ТР Үзәк сайлау комиссиясе утырышында кабул ителде. «Без бүген ТР Президентын сайлауны үткән һәм дөрес дип тану турында карар кабул итәбез, Татарстан Республикасы Президенты вазифасына Рөстәм Нургали улы Миңнехановны сайланган дип санарга», — диде ТР Үзәк сайлау комиссиясе секретаре Надежда Борисова.
Ул искәрткәнчә, Рөстәм Миңнеханов өчен 1,9 миллионнан артык татарстанлы тавыш биргән, тулаем алганда, ул сайлаучыларның 83,27 процент тавышын җыйган. Шулай ук Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе Олег Морозовның Түбән Кама округы буенча РФ Дәүләт Думасына өстәмә сайлауларда җиңүен раслады һәм Алабуга округы буенча ТР Дәүләт Советына өстәмә сайлаулар булды, анда Тимур Шаһивәлиев җиңде.