Covid-19 авыруыннан терелүчеләр тагын 90 көн тирә-юньдәгеләр өчен куркыныч тудыра ала
(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). Яңа коронавирус Covid-19 инфекциясе белән авырган кеше терелгәннән соң 90 көн эчендә вирус бүлеп чыгара ала. Бу хакта Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Попова белдерде, дип хәбәр итә ТАСС.
«Авырган кешенең вирусны 90 көнгә кадәр бүлеп чыгарганлыгы турында күзәтүләребез бар. Россия Федерациясендә безнең күзәтүләр - 48 көнгә кадәр, ә чит илләрдәге күзәтүләр 90 көнгә кадәр булуын күрсәтә», – диде ул.
Попова сүзләренчә, терелгән кешедә авыруның бернинди симптомнары да юк, аның күрсәткечләре яхшы һәм ул үзен яхшы хис итә, әмма борыннан коронавирус бүлеп чыгаруны дәвам итә.
Шул ук вакытта вирионнарның бу вакыт дәвамында актив калу куркынычы да шактый зур. Шулай итеп, сәламәтләнгән кеше тирә-юньдәгеләр өчен куркыныч тудыруын дәвам итәчәк, дип өстәде Роспотребнадзор башлыгы.
Элегрәк «Татар-информ» Татарстанда Covid-19 инфекциясеннән күмәк иммунитетны тикшерүнең икенче этабы башланачагын хәбәр иткән иде.