Андрей Кондратьев: Без барлык участок комиссиясе әгъзаларын яклаячакбыз
(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев участок сайлау комиссияләре әгъзаларына басым ясау очраклары булганын әйтте. Коткы таратучыларга кисәтү ясады. Бу хакта фикерләрен ул Бердәм мәгълүмат үзәгендә җиткерде.
«Участок комиссияләре әгъзаларының хәлен белсәгез иде сез! Аларның һөнәри эше түгел бит ул, кайсы укытучы, кайсы табиб булып эшли. Алар сайлау кампаниясе вакытында гына эшли. Аларга карата кайвакыт бик тупас сүзләр булды. 90 нчы еллардагы кебек. Мин без моны сизмәдек, белмәдек, дип уйлаучыларга кисәтү ясыйм. Без барлык участок комиссияләре әгъзаларын яклаячакбыз. Һәр инцидентны тикшерәчәкбез», — диде Андрей Кондратьев.
Ул журналистлар белән аерым очрашу үткәреп, коткы таратучыларның һәркайсының исем-фамилияләре җиткереләчәгенә сүз бирде.
Андрей Кондратьев муниципаль сайлауларда партияләрнең киеренке көрәше турында әйтте. «Без партияләр артуына һәм конкуренция үрчүенә шат, ләкин конкуренция гомумкешелек стандарты кысаларында сәяси көрәш рәвешендә барырга тиеш», — диде.