Ульяновск өлкәсендә мәдрәсәләрдә уку башлана
(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Ульяновск өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте ислам нигезләрен өйрәнү буенча группалар җыю турында игълан итә. Уку-укыту программасында Коръән уку, тәҗвид, гакыйдә, фикh (намаз, ураза, зәкят, хаҗ) кагыйдәләрен, хәдисләр өйрәнү каралган. Бу турыда «Өмет» сайты хәбәр итте. Курсларны тәмамлаганнан соң таныклык бирелә. Шәкертләрнең Россия ислам уку йортларында белем алуны дәвам итү мөмкинлеге бар. Yзәк Җәмигъ мәчете:
Имам-хатыйб Сафин Рөстәм хәзрәт, шимбә-якшәмбе көннәрендә, 16.00-18.00, тел.: 8 917 621-74-24.
Мөгаллимә Гафарова Глинат ханым, шимбә-якшәмбе көннәрендә, 09.00-12.00 hәм 12.00-15.00, тел.: 8 999 769-01-05.
Мөгаллимә Татлыева Нурия ханым, якшәмбе көннәрендә, 09.00-12.00, тел.: 8 917 050-15-40.
Ульяновскиның 2нче Җәмигъ мәчете:
Имам-хатыйб Фаткуллов Рәсүл хәзрәт, чәршәмбе (18.00) hәм якшәмбе (15.30) көннәрендә, тел.: 8 927 270-09-82.
Татар теле дәресләре, җомга көннәрендә, 18.00.
Имам-хатыйб Сәйфуллин Юныс хәзрәт, Коръән тәфсире (дүшәмбе көннәрендә, 18.00), Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) тормышы (сишәмбе көннәрендә, 18.00), дини мәсьәләләр (пәнҗешәмбе көннәрендә, 18.30), гарәп теле грамматикасы (шимбә көннәрендә, 18.00).
«Ак мәчет»:
Имам-хатыйб Чериков Фәрид хәзрәт, шимбә көннәрендә, 13.30, тел.: 8 917 616-22-54.
Яңа шәһәрнең «1нче мәхәллә» мәчете (Ленин Комсомолы проспекты, 39)
Мөгаллимә Айсылу ханым, шимбә көннәрендә, 8.00, 10.00, 14.00.
Мөгаллимә Гөлчәчәк ханым, сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә.
Имам-хатыйб Азат хәзрәт, җомга көннәрендә, 14.00-16.00.
Мөгаллим Ильяс хәзрәт Тлявлин, шимбә көннәрендә, 13.00, тел.: 8 927 270-91-06.
Белешмәләр өчен телефон: 8 927 270-99-07 (мәхәллә рәисе Рафаэль Назмутдинов).