Татарстанда сүндерелмәгән тәмәке аркасында чыккан янгында ир-ат һәлак булган
(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Нурлат районында сүндерелмәгән тәмәке төпчеге аркасында ут капкан йортта ир-ат янып үлгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Октябрина бистәсендә шәхси йорт януы турында хәбәр № 125 янгын сүндерү-коткару бүлеге хезмәткәрләренә узган төндә килә. Алар янгын урынына 6 минутта килеп җитә, әмма йортны инде тулысынча ут камап алган, түбә һәм түшәм өлешчә ишелгән, ә ут сарайга күчкән була.
Янгынны бер сәгать чамасы сүндергәннәр, ә хәрабәләрне актару өчен тагын ике сәгать кирәк булган. Кунак бүлмәсендә ишелгән түбә астыннан 62 яшьлек хуҗаның мәете табыла.
Беренчел мәгълүматлар буенча, янгын сүндерелмәгән тәмәке төпчеге аркасында чыккан.