Татарстанда йөк машинасы юл читенә очып төшкән һәм йөртүчесе зыян күргән
(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Сарман районында йөк машинасы трассадан читкә чыгып очкан, шоферын хастаханәгә алып киткәннәр. Бу хакта авариянең шаһитләре хәбәр итте.
Юл-транспорт фаҗигасе кичә иртән Колмәт авылыннан чыгу юлында булган. Шаһитләр әйтүенчә, йөк машинасы тизлеген арттырган һәм кюветка ауган.
61 яшьлек йөртүче зыян күргән. Аны ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә алып киткәннәр.