Казанда Кечкенә кешеләр съезды оештырыла
(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). 19 сентябрьдә Казанда Идел буенча яшәүче ахондроплазиядән интегүче кешеләр съезды булачак. Бу хакта Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Әлеге вакыйга ахондроплазия белән интегүче кешеләр арасында дуслыкны ныгытуга юнәлгән. Анда 30 кеше (шул исәптән озата килүчеләр дә) катнаша ала. Катнашучыларны волонетерлар йөртәчәк. Съездга Татарстан районнарыннан һәм Казаннан, шулай ук Самара һәм Киров өлкәсеннән ахондроплазия белән авыручылар килер дип көтелә. Чарада шәһәр буйлап экскурсия, милли ашлар белән танышу һәм мастер-класслар булачак, диелә министрлык хәбәрендә. Мондый чара республикада беренче тапкыр уздырыла. Аны «Иман нуры» мәчете каршындагы хәйрия эшчәнлеге җитәкчесе, Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының иҗтимагый ярдәмчесе Регина Иванова оештыра.