Татарстандагы сигез көллият Россиянең иң яхшы 100 колледжы исемлегенә керде
(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстандагы биш көллият, ике техникум һәм бер лицей-интернат WorldSkills Russia версиясе буенча 2019 елның иң яхшы 100 көллияте исемлегенә кергән. Бу хакта хәрәкәтнең рәсми сайтында хәбәр ителә.
Ил буенча иң яхшы көллиятләр исемлегенә Татарстаннан Халыкара компетенция үзәге — Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы, Казан педагогия һәм төзелеш көллияте, Халыкара сервис көллияте, Тәтеш гражданнарны яклау көллияте, Әлмәт политехника техникумы, Яр Чаллы политехника көллияте, шулай ук КНИТУ-КАИ лицей-интернаты кергән.
«Көллиятләр бу рейтингны хезмәтләрен бәяләү буларак кына түгел, ә яшьләргә дә һәм һөнәри белемнәрен арттырырга телгән төрле яшьтәге гражданнарга дә кирәкле булу өчен алга таба үсешкә өстәмә баскыч итеп файдалануларын телим», — дип котлады җиңүчеләрне «Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)» Союзы генераль директоры Роберт Уразов.
Татарстаннан тыш, исемлектә Мәскәүдән 40, Мәскәү өлкәсеннән 13, Свердловск өлкәсеннән биш, Төмән өлкәсеннән, Хабаровск краеннан һәм Чувашия Республикасыннан өчәр оешма кергән. Липецк һәм Саратов өлкәләрендәге көллиятләр бу исемлеккә беренче тапкыр эләккән.
Рейтингка кергән барлык уку йортлары да «Ворлдскиллс Россия» хәрәкәте сертификатларын электрон рәвештә алган инде.