Казанда яшүсмерләр видео төшерү өчен трамвай алдында рельсларга яткан
(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Казанда яшүсмерләр видео төшерү өчен трамвай алдында рельсларга яткан. Бу ролик социаль челтәрләрдә таралды. Кадрларда күренгәнчә, балалар трамвай якынлашканын көтеп тора һәм соңыннан рельсларга ята. Транспорт туктап кала. Әлеге видео белән полиция хезмәткәрләре кызыксынган. «Промышленный» полиция бүлегендә тикшерү башланды, дип хәбәр иттеләр Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә. Татарстан Прокуратурасы процессуаль тикшерү барышын контрольдә тота. Ведомство бу хәлнең барлык сәбәпләрен ачыклый һәм нигезле дип тапса, чаралар күрәчәк, диде Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.