Эксперт: Татарстанда сайлауга килүчеләр саны күп булу традицион күренеш
(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Социаль тикшеренүләр институтының эксперт советы җитәкчесе Глеб Кузнецов фикеренчә, Татарстанда сайлауга килүчеләр саны күп булу яңалык түгел, ул — традицион күренеш. Бу фикерен ул бердәм мәгълүмат үзәгендә узган видеоконференцэлемтә барышында әйтте. «Татарстанда сайлауга килүчеләр саны күп булу яңалык түгел, ул — традицион күренеш. Бу юлы хакимият санитар иминлекне тәэмин итү белән дә очрашты. Санитар иминлек булдырылды. Сайлау процессының югары дәрәҗәдә оештырылуы, сайлаучыларга куркынычсызлык хисен бирде. Ул үз чиратында сайлауга килүчеләрнең саны күп булуга китерде», — дип сөйләде эксперт. Глеб Кузнецов Татарстанның үрнәк төбәкләрнең берсе булуын да ассызыклап үтте. «Татарстанда кулланылган практика күпмедер вакыттан соң башка субъектларга күчә. Бу сайлау компаниясендәге практика турында шуны әйтергә була: миңа прививкалар ясау практикасы сайлауларны һәм күзәтүне актив пропагандалау бик ошады, Ул сайлау процессының ачыклыгын күрсәтә, аның артында киләчәк», — дип сөйләде Кузнецов.