Минзәләдә туучылар саны кимегән
(Минзәлә, 14 сентябрь, «Татар-информ», « Минзәлә-информ », Флүрә Мусина). Минзәлә районында агымдагы елның сигез аенда 75 бала дөньяга килде, узган елның шушы чорында дөньяга килгән нәниләр саны 88 булган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Анна Куприянова мәгълүматлары буенча, агымдагы елның август аенда Минзәлә районында 13 бала дөньяга килгән. Балаларның сигезе — кыз, бишесе — малай. Аларның икесе гаиләдә беренче бала булып, сигезе — икенче бала, өчесе өченче бала булып туган. Балаларга Аделия, Диана, Алена, Эльза, Евгения, Рада, Камилла, Аделина, Артемий, Тимофей, Дмитрий, Әмир, Даниэль исемнәре кушканнар.