Түбәнкамалылар булачак мәктәп һәм яңа балалар бакчасы өчен исемнәр сайлады
(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). Түбән Камада Татарстан Президентын сайлау, Россия Дәүләт Думасына өстәмә сайлау һәм муниципаль сайлаулар белән беррәттән, 34 нче микрорайонда тагын бер гадәти булмаган тавыш бирү узды. Микрорайонда яшәүчеләр булачак мәктәп һәм яңа балалар бакчасы өчен исемнәр сайлады. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Балалар бакчасы өчен «Балачак», «Умка», «Эврика», «Киләчәк» һәм «Карандаши» исемнәре тәкъдим ителде, ә балалар бакчасына — «Платформа 38», «Сфера 38», «Мир 38», «Идея 38», «Стиль 38». Халыкка уңайлы булсын өчен тавыш бирү 90нчы балалар бакчасы базасында оештырылды, анда сайлау участогы урнашкан. Оештыручылар сүзләренчә, микрорайонда яшәүчеләр уку йортлары өчен исем сайлау идеясенә уңай караган. Балалары булган кешеләр аеруча активлык күрсәткән. Лилия Мәхмүтова бер яшьлек кызы Аня белән килгән. Ул «Эврика» исеме өчен тавыш биргән. Исегезгә төшерик, объектлар төзелеше «Татнефть» компаниясе акчасына 2021елда 34нче микрорайонда алып барылачак.