Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкына гражданлык позициясе өчен рәхмәт әйтте
(Казан, 13 сентябрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкына гражданлык позициясе өчен рәхмәт әйтте. Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин халык алдына сайлаулар көне уңаеннан оештырылган "Мин тавыш бирдем" концерты вакытында чыктылар. "Гражданлык позициягез өчен рәхмәт. Безнең республикабыз гөрләп торсын! Матур вакыйгалар белән генә очрашырга туры килсен", - диде Рөстәм Миңнеханов.