Әлмәт шәһәрендә һәм районында халыкның 80 проценты тавыш биргән
(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ», « Әлмәт таңнары »). 15.00 сәгатькә Әлмәт шәһәре һәм район халкының 80 проценты сайлауларга килгән. Бу хакта шәһәр территориаль сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Татьяна Ершова җиткерде дип яза җирле басма. Аның сүзләренә караганда, сайлаулар тыныч уза, участокларда хокук бозулар күзәтелмәгән. Әлмәттә тавыш бирү барышын блогерлар күзәтә. Лайфстайл-блогер Ксения Иванова 792 нче участок сайлау комиссиясендә җәмәгать күзәтүчесе булды. Кыз тавыш бирүнең ничек узуы турында Инстаграмдагы 30 меңнән артык язылучысына хәбәр итә.