Казанда ике машина һәм автобус катнашындагы һәлакәттә өч кеше зыян күргән
(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда ике җиңел машина һәм автобус катнашындагы һәлакәттә өч кеше зыян күргән. Бу турыда һәлакәт шаһитлары сөйләде. Шаһитлар сүзләренчә, һәлакәт кичә, 23.00 сәгать тирәсендә Чистай һәм Әбсәләмов урамнары чатында булган. «Ситроен» йөртүчесе зур тизлектә «Мерседес» автомобиленә бәрелеп киткән. Аннары чит ил машинасы автобуска килеп бәрелгән, шуннан машина юл кырыена чыгып баганага бәрелгән. «Ким дигәндә өч кеше зыян күргән. «Ситроен» автомобиле җимерелгән, алгы өлеше металл өеменә әверелгән», — дип сөйләде һәлакәт шаһитлары.