Рөстәм Абязов: Кем өчен тавыш биргәнемне яшермим
(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ», Эльвира Зәйнуллина). La Primavera камера оркестрының сәнгать җитәкчесе Рөстәм Абязов Татарстан Президентын сайлауда беренчеләрдән булып тавыш бирде. «Бүген мин тотрыклылык, илебез, республикабыз, шәһәребез кызу темплар белән һәм дөрес юнәлештә үссен өчен тавыш бирәм. Кемгә тавыш биргәнемне яшермим. Мин аны күптәннән беләм, бүгенге көндә Рөстәм Нургали улы Миңнехановка альтернатива булырдай кешене гомумән күрмим. Ул кирәкле вакытта ярдәм кулы суза торган кеше», — диде Абязов. Оркестрның сәнгать җитәкчесе Казанның 5нче лицеенда (Волков урамы, 3) урнашкан сайлау участогында тавыш бирде. Ишектән кергәч аның температурасын үлчәделәр һәм шәхси саклану чаралары комплекты бирделәр. Аннары ул, дистанция саклап, сайлау комиссиясе әгъзасына паспортын ачып күрсәтте, бюллетень алды һәм тавыш бирү кабинасына юнәлде. «Әле кичә генә гастрольләрдән кайттык, ул әле дәвам итә. Без тавыш бирү өчен махсус ике көнлек тәнәфес ясадык. Якшәмбе көнне тагын гастрольләргә китәбез», — дип аңлатты ул. Рөстәм Абязов фикеренчә, быел тавыш бирүчеләр саны артачак, чөнки кешеләр үз тавышын өч көн дәвамында бирә ала.