Италиядә Татарстан моделе батып үлгән
(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Италиядә Татарстан моделе Галина Федорова батып үлгән. Шул хактагы мәгълүмат аның әнисе һәм дусларының социаль челтәрләрендәге сәхифәләрендә чыкты.
Фаҗига якшәмбе көнне, 6 сентябрьдә, Сардиния утравы янында булган. 33 яшьлек Галина, фотограф Евгений белән бергә көймә арендалап, фотосессиягә киткән. Яр буеннан километр ярым тирәсе эчкә кергәч, Галина су коенырыга уйлаган. Көймәне якорьга куеп, алар суга сикергән.
Фотограф туганнарына сөйләгәнчә, кайсыдыр мизгелдә алар дулкын астында калган һәм көймә, күрәсең, якорьдан аерылып, читкә йөзеп киткән. Кыз көймәгә таба йөзәргә тырышса да, җил һәм су агымы аны читкә өстерәгән. Чираттагы дулкын Галинаны каплап киткәч, Евгений аны күздән югалткан.
Фотографны сәгать ярымнан соң коткаручылар табып алган. Соңрак Галинаны да тапканнар — әмма аның йөрәге тибүдән туктаган була инде. Табиблар кызга ярдәм итеп караса да, тырышлык тиешле нәтиҗә бирмәгән.
Хәзер Евгенийга карата ялгышлык белән кеше үтерүдә гаепләү белдерергә мөмкиннәр. Аның читкә чыгуы чикләнгән, полицейскийлар исә шәхси әйберләрен алган.
Галинаның әнисе, кызы белән хушлашу өчен, якын көннәрдә Италиягә юл тотарга ниятли. Хәзер ул юлга акча җыя.