Татарстанда сәнгатьне үстерү өчен ел саен 339 миллион сум күләмендә грант бүленәчәк
(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда мәдәният, сәнгать һәм кинематографияне үстерү өчен ел саен 339 миллион сум күләмендә грант бүлеп биреләчәк. ТР Премьер-министры Алексей Песошин республика Министрлар Кабинетының шул хактагы карарын имзалаган. «Әлеге карар мәдәният, сәнгать һәм кинематография өлкәләрендә Татарстан Республикасындагы әйдәп баручы иҗат коллективларының зур әһәмияткә ия иҗат проектларына ярдәм күрсәтү өчен ел саен ТР Президенты грантларын бирү тәртибен билгели. Грантларның гомуми күләме елына 339 миллион 358,4 мең сум тәшкил итә», - диелә документта. Ел саен республикада сигез (шуннан да артык түгел) грант бирү күздә тотыла. Дөнья һәм балет сәнгате стильләрен үзләштерүгә – 205,8 миллион, милли театр сәнгатендә проектлар гамәлгә ашырганда инновацион алымнар куллануга — 36,3 миллион, театр сәнгатен пропагандалау, Россия һәм чит илләрнең театр коллективлары белән үзара тәҗрибә алмашуга – 26,3 миллион, милли музыкаль-хореография сәнгатен популярлаштыру, саклау һәм үстерүгә 9,6 миллион сум акча тотылачак. Филармония эшчәнлеген үстерүгә – 43,9 миллион, симфоник музыканың төп юнәлешләрен үзләштерүгә – 12,7 миллион, кинематографияне үстерүгә – 1,9 миллион, этник музыкаль мәдәниятне яңадан торгызу һәм үстерүгә 2,6 миллион сум акча бүлеп биреләчәк. Программа Татарстан бюджетыннан финансланачак.