Нурлатта инвалидны буып үтергән өчен 18 яшьлек студентны тоткарлаганнар
(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Нурлатта инвалидны буып үтергән өчен 18 яшьлек студентны тоткарлыйлар. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
5 сентябрь төнендә егет 53 яшьлек ир-ат белән бәхәсләшә. Үз-үзен кулда тотып кала алмыйча, ул оппонентын буып үтергән. Ир-атның үле гәүдәсен иртәнге сәгать унда тапканнар.
Экспертиза ачыклаганча, ир-ат муены җәрәхәтләнү сәбәпле үлгән.
«Аңлы рәвештә сәламәтлеккә авыр зыян китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Студентка 15 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү куркынычы яный.