Шамил Закировның 75 еллыгына багышлап Коръән китаплары күргәзмәсе ачыла
(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). 15 сентябрьдә 15: 00 сәгатьтә Ислам мәдәнияте музеенда «Коръән дөнья халыклары телләренә тәрҗемәләрдә» (Шамил Закировның 75 еллыгына) күргәзмәсе ачыла. Бу хакта Г.Камал театры матбугат хезмәте хәбәр итә. Күргәзмәнең күпчелек өлешен Шамил Закиров тарафыннан бирелгән материаллар алып тора. Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры музее материаллары коллекцияне булдыру контекстын шәрехли. Күргәзмә Европа (рус, инглиз, поляк, португал, фин һ.б.) һәм Көнчыгыш (япон, урду, хинди, кытай) телләрендәге, шулай ук Россия һәм БДБ илләре халыкларының телләрендәге Коръән коллекцияләре белән таныштыра. Коръән басмаларының географиясе мөселманнарның төп китабы белән кызыксынуның киңлеген күрсәтә. Тәкъдим ителгән китаплар бүләк язуларына ия, аларның кайберләрендә «Кол Шәриф мәчете Коръән китабы» («Кол Шәриф мәчетенең Коръән китапханәсе») легендасы язылган махсус мөһерне күрергә мөмкин. Шамил Закиров үз коллекциясендәге китапларны шулай билгеләгән. Аерым экземплярлар Россиядә туып-үскән, чит илләрдә яшәүче һәм хезмәттәшләре тарафыннан бүләк ителгән. Күргәзмә 2020 елның октябрь ахырына кадәр дәвам итәчәк.