Татарстанның Теләче районында мең баш сыерга исәпләнгән сөт комплексы төзеләчәк
(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Теләче муниципаль районы Алан авылында мең баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән сөт комплексы төзеләчәк. Объектны 2021 елда файдалануга тапшырырга планлаштыралар. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Комплекс һәркайсы 500 баш терлеккә исәпләнгән ике сыер абзарыннан, шулай ук саву-сөт блогыннан, дезинфекция барьерлы санитар үткәргечтән, тирес җыйгычтан торачак. Биредә 24 хезмәткәрне эшкә җәлеп итәргә планлаштыралар. Комплекста бер сыердан тәүлегенә уртача 30 литр сөт савылыр дип көтелә. «Бу Теләче районында сөт җитештерүне елына 9 мең литрга арттырырга мөмкинлек бирәчәк», — диелә хәбәрдә. Алан авылында сөт комплексы төзелешенә беренче таш салу тантанасында Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты. Ул Теләче районында авыл хуҗалыгын үстерүгә зур игътибар бирелүен искәртте.