Рөстәм Миңнеханов Россия Дәүләт Советының эшче төркем утырышында катнашты
(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Дәүләт һәм муниципаль идарә» юнәлеше буенча РФ Дәүләт Советының эшче төркеме утырышында катнашты. Очрашу Мәскәү мэры Сергей Собянин рәислегендә узды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашуда катнашучылар илкүләм проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләрен карады. Рөстәм Миңнеханов РФ Дәүләт Советының «Төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык, шәһәр мохите» юнәлеше буенча эшче төркемне җитәкләвен искәртте.
«Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин йөкләмәсен үтәү өчен без әлеге илкүләм проект күрсәткечләренә төзәтмәләр кертү буенча төбәкләрнең фикерләрен тупладык», - дип сөйләде ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов бүген гражданнар, нигездә, беренче чиратта, кирәкле товарларны сатып алалар һәм торакка азрак игътибар бирәләр, диде. Торак тапшыру күләмнәренең кимүе шулай ук территорияләрдә инженерлык, социаль, транспорт инфраструктурасы булмау белән бәйле. Аерым алганда, күп фатирлы йортлар өчен гамәлдәге челтәрләрне модернизацияләү зарурлыгы бар, дип саный республика башлыгы. Төбәкләр тарафыннан җиткерелгән тәкъдимнәр РФ Төзелеш министрлыгына җибәрелде.
Төзелеш тармагына, алга таба киметеп, 6,5 процент ташламалы ипотека аша ярдәм итәргә мөмкин, дип саный Миңнеханов.