Белгечләр Казанда һава торышы начараю турында кисәтә
(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Якындагы ял көннәрендә Татарстан башкаласында һава торышы җылы һәм уңайлы булачак, әмма киләсе атна башында ук ул сизелерлек начарланырга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ»га бүген КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев хәбәр итте.
«9 сентябрь көнне явым-төшем алып килгән атмосфера фронты безнең аша үтте. Хәзер ул көнчыгышка китте һәм без иңкүлекнең түбән басымлы алгы өлешендә торабыз. Киләсе атна башында, РФ Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча, Казанда сишәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә көндезен салкынайта, җылылык 13 градуска кала. Чираттагы циклон явым-төшемнәр алып килергә мөмкин», — диде спикер.
КФУ профессоры бу атнада Казанда көнбатыш процессы күзәтелә, дип өстәде. 11 сентябрьдә республика түбән басым һәм атмосфера фронтлары йогынтысында булачак. Тулаем алганда, якын арада Татарстан башкаласында тәүлеклек һава температурасы норма чикләрендә була, каты салкынайту көтелми.