Табиб яман шешнең иң таралган билгеләрен атады
(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Хирург-колопроктолог Александр Малышев Instagram битендә язылучыларга иң киң таралган яман шеш төрләренең берсе – эчәклектә булган яман шешне белдерә торган симптомнар турында сөйләде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. «Беренче стадия еш кына минималь симптомнар белән үрелеп бара. Бу газ җыелу һәм эчтәге - дискомфорт», - дип аңлатты табиб. Авыруны иртә стадиядә ачыкларга колоноскопия ярдәм итәчәк. Әгәр табиб полипларны лайлалы итеп тапкан икән, ул шунда ук аларны бетерә. Икенче стадиягә корсакта дискомфорт, кан барлыкка килү, тән массасы кимү, эч китү һәм эч катуның чиратлашуы хас. Бу очракта дәвалану химия терапиясен һәм операцияне үз эченә ала. Өченче стадиядә шеш эчәклекнең бөтен стенасын зарарлый, дүртенче стадиядә метастазалар янәшә органнарны зарарлый. Симптоматика икенче стадиянең билгеләре белән охшаш, бигрәк тә кан бүленү планында. Операциядән соң пациент химикотерапия курсы уза, шулай ук нур терапиясе курсы да булырга мөмкин. Малышев эчәклекнең шешләре акрын үсә, шуңа күрә тикшеренүгә ел саен барырга кирәк, дип өстәде. Әмма биш елга бер тапкыр колоноскопия процедурасын узу һәр кешегә, бигрәк тә 45 яшьтән өлкәнрәкләргә, мөһим, диде ул.