Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы күпкөнлек тавыш бирүнең өстенлеген атады
(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). Күпкөнлек тавыш бирү процедурасы Татарстанда коронавирус инфекциясе таралу куркынычын киметәчәк, шулай ук республика халкына уңайлы вакытта участокка килергә мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте.
«Өч көн тавыш бирү уңайлы. Кеше җомга көнне тавыш бирә ала, ә аннары ял итәргә китә яки ял итүдән кайтып, шулай ук тавыш бирә ала. Мин күпкөнлек тавыш бирүгә каршы булган кешеләрнең аргументларын күрмим», — дип сөйләде Андрей Кондаратьев.
Татарстан Президентын сайлаулар республикада 11-13 сентябрьдә узачак, ә сайлау участоклары 8.00 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр эшләячәк, дип өстәде ул.
11-13 сентябрьдә узачак сайлауларда Татарстан Президенты вазифасы өчен республиканың хәзерге җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов («Бердәм Россия»), Олег Коробченко («Үсеш партиясе»), Альмир Михеев («Гадел Россия»), Альфред Вәлиев («Россия коммунистлары») һәм Владимир Сурчилов (ЛДПР) көрәшәчәк.