Татарстанда 2025 елга кадәр сәламәтлек саклау үсешенә 865 миллион сум акча тотылачак
(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Татарстанда сәламәтлек саклау үсешенә 2025 елга кадәр 865 миллион сум сарыф ителәчәк. Бу карар Татарстан Хөкүмәте порталында чыкты.
«Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты «2025 елга кадәр Татарстан Республикасында сәламәтлек саклауны үстерү» дәүләт программасына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә карар итә. «Программаны финанслау күләме 865 269 821,5 сум булачак», диелә документларда.
Федераль бюджеттан 33,3 млн сум, республика бюджетыннан 151,6 млн сум, бюджетара трансфертлар 284,5 млн сум һәм мәҗбүри медицина иминияте чаралары 395,7 млн сум бүлеп бирү планлаштырыла.
Акча авыруларны профилактикалау, сәламәт яшәү рәвешен булдыру һәм беренчел медицина-санитария ярдәмен үстерү, махсуслаштырылган һәм ашыгыч медицина ярдәме күрсәтүне камилләштерү, йөрәк-кан тамырлары һәм онкология авырулары белән көрәшү, трансплантология, балалар сәламәтлеген саклау, медицина реабилитациясен һәм шифаханә-курорт дәвалануны үстерү өчен тотылачак.