Санкт-Петербургта Полина Илюшкинаның ТАССР 100 еллыгына багышланган күргәзмәсе ачылды
(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасының даими вәкиллеге ярдәме белән Санкт-Петербургтагы Милләтләр йортында Казан рәссамы Полина Илюшкинаның ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Җир шары буенча мольберт белән» дип аталган күргәзмәсе ачылды. Бу хакта Татарстанның Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Күргәзмәнең тематикасы - буддизм һәм ислам илләре, шулай ук рәссамның Татарстанда иҗат ителгән картиналары, татарстанлыларның хезмәт казанышлары һәм рәсем һәм графикада республиканың күренекле урыннары.
Полина Илюшкина — халыкара фестивальләр лауреаты; академик, халыкара, бөтенроссия, төбәкара күргәзмәләрдә катнашучы. Рәссамның эшләре Россия Сәнгать академиясе фондында, Россия һәм чит илләрдәге дәүләт һәм шәхси коллекцияләрдә саклана.
Полина Илюшкина 1990 елда Казанда туа. 2005-2009 елларда Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесында укый. 2015 елда Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт академия сәнгать институтын тәмамлый.
Ул Россия Рәссамнар берлеге (халыкара рәссамнар федерациясе), Россия Рәссамнар берлеге (ЮНЕСКО каршындагы халыкара сынлы сәнгать ассоциациясе) әгъзасы.