Татарстан синоптиклары көчле җил турында кисәтә
(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген кич һәм иртәгә төнлә Татарстанның көнчыгышында көчле җил исәчәк. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә. Урыны белән җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк, дип хәбәр итә метеорологлар.