Популяр җырлар авторы Гөлназ Даутова вафат
(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). Бик күп популяр җырлар авторы Гөлназ Даутова вафат булган. Бу турыда « Шәһри Казан » газетасы хәбәр итте.
Билгеле булганча, соңгы елларда Гөлназ яман чир белән авырды. Бер тапкыр авыруны җиңгән дә кебек иде, кызганыч, тагын бер сынау узарга язган булган. Дуслары — җырчылар, шагыйрәләр аңа ярдәм итү йөзеннән берничә тапкыр хәйрия концертлары оештырган иде, диелә бу хәбәрдә.
Гөлназны бүген — Мамадыш районы Югары Козгынчы авылында җирлиләр. Бу хакта үзенең инстаграмдагы аккаунтында Айгөл Бариева хәбәр итә.